news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рүзәл Мөхәммәтшин: Бүгенге шартларда бу берләшү, минемчә, иң дөрес юл

Рүзәл Мөхәммәтшин: Бүгенге шартларда бу берләшү, минемчә, иң дөрес юл
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш съездында Татарстан Язучылар берлеге Россия Язучылар Союзы белән берләшү турында карар кабул ителде.

«Берәү: «Аптыраганнан суям, кәҗәкәем», – дигән, ди бит. Әлбәттә, дөньядагы, илдәге вазгыять үзгәрәк булса, бу мәсьәлә көн кадагына чыкмас та иде. Ләкин бүгенге шартларда (ә шартлар бик кискен, катгый) Татарстан Язучылар берлегенең Россия Язучылар берлеге белән берләшүе, минемчә, иң дөрес юл», – диде шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин.

«Башка альтернатив карар кабул ителгән очракта Татарстан Язучылар берлегенең вәкаләтләре, милке һ.б. Россия Язучылар берлегенең Татьяна ханым Сушенцова җитәкләгән Татарстан төбәк оешмасына күчәр иде... Бик ялварсак, безгә, бәлки, берәр театрның почмагында сыңар өстәл белән ике урындык сыярлык бүлмә бирерләр иде. Съезд үз карарын чыгарды. Мәсьәлә хәл ителде. Ни булып бетәр – яшәп карыйк», – диде шагыйрь.

news_right_1
news_right_2
news_bot