Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рүзәл Минһаҗевның «Егет без!» дип исемләнгән икенче шигырьләр китабы тәкъдим ителде

Мөслим районы Метрәй авылы китапханәсендә Рүзәл Минһаҗевның «Егет без!» дип исемләнгән икенче шигырьләр китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Ул үзенең бу китапка кергән мәгънәле, матур шигырьләрен укыды, тәүге тапкыр туган авылы Метрәйгә багышланган җырын җырлады. Бу хакта «Мөслим-информ» хәбәр итә.
Кичәне Метрәй авылы китапханәчесе Римма Даутова оештырды. Кичә башлангыч мәктәп укучыларының һәм авыл үзешчәннәренең матур концерт номерлары белән үрелеп барды.
Кичәгә мөхтәрәм кунаклар, авылдашлар, шагыйрьнең гаиләсе, аны укыткан укытучылары, күршеләре, дуслары чакырылган иде. Алар һәрберсе Рүзәл белән булган кызыклы истәлекләре, теләкләре белән уртаклашты. Китапханәче китапның һәр бүлеге, шагыйрьнең әйтергә теләгән матур фикерләре белән эзлекле таныштырып барды.
Соңыннан кичә авыл китапханәсендә әзерләнгән чәй өстәле артында дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз