Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рүзәл Минһаҗев Актанышта «Хатын-кыз карашыннан ел ир-аты-2025» бәйгесендә җиңде

Танылган хәйрияче Рүзәл Минһаҗев Актанышта «Ел хатын- кызы. Хатын-кыз карашыннан ел ир-аты-2025» бәйгесендә җиңде. Мөслим егете «Олы йөрәкле ир- егет» номинациясендә җиңү яулады. Бу хакта «Актаныш-информ»ның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
Рүзәл махсус хәрби операциядә Ватаныбыз мәнфәгатьләре өчен көрәшүче хәрбиләргә ярдәм итүдә актив катнашуы белән билгеле шәхес. Ул патриотик шигырьләр яза, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм йөзеннән хәйрия концертлары оештыра.
Рүзәл Минһаҗевның таланты һәм актив гражданлык позициясе күпләрне рухландыра, үз артыннан ияртә, бәйгедә җиңүе аның хезмәтләренә лаеклы бәя булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз