news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рүзәл Әхмәдиев: Без әйбәт булсын дип эшләмибез, булсын дип кенә эшлибез

Быел апрельдә IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы була. Әлеге форумга әзерлек уңаеннан медиа юнәлеш буенча түгәрәк өстәл узды. Анда катнашкан «ТНВ»да тапшырулар алып баручы Рүзәл Әхмәдиев та үз фикерләре белән уртаклашты.

Рүзәл Әхмәдиев: Без әйбәт булсын дип эшләмибез, булсын дип кенә эшлибез
Фото: Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте

Без бүген авыр вазгыятьтә яшибез. Замана тиз, мәгълүмат тиз искерә. «Информацион шум» шикелле генә. Телевидение, газета, журнал – барысы да «йолдыз»ларны пиар итүгә терәлеп калды.

Без әйбәт булсын дип эшләмибез, булсын дип кенә эшлибез. Үзебезнекен булдыру буенча эш алып барылмый, адаптация белән генә шөгыльләнәбез. Русчалатып әйтсәк, «распыляемся». Заводта да эшче бер станокта гына эшли, бер цехтан икенчесенә сикереп йөрми. Бөтен эшне эшләгән кешенең эшендә бәрәкәт юк. Син бер эш эшлә, тик сыйфатлы итеп, янып эшлә. Алайса безнең җаваплы проектларга да «ягулык» калмаган була, пыскып кына торырлык хәлдә булабыз.

Бүгенге көн белән яшәү башланды кебек. Берничә елдан җимеш бирәчәк алмагачлар утыртмыйбыз, мәңгелеккә, киләчәк буынга мирас калдырырлык эшләребез бар микән? Кешенең генә түгел, оешманың да үз миссиясе булыр, үз юлын ул яхшы күрергә тиеш. Кая йөзәсен белмәгән көймәгә бер җил дә юлдаш булмас, ди ул.

Медиа юнәлеш буенча түгәрәк өстәлдә яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Айзилә Абдрахманова язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot