news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургта Болгарда ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Санкт-Петербургтагы Россия этнография музееның Мәрмәр залында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган «Безне туры юлдан алып бар» дигән фотокүргәзмә ачылды. Проект Татарстанда ислам тарихының ике чорын: СССРның соңгы елларында рухилыкны торгызу дәверен һәм бүгенге көндәге өммәт тормышын колачлый.

«Күргәзмә Идел буе Болгар дәүләтенең уникаль мирасына багышланган. Ул Татарстандагы дини яңарыш, мөселманнарның бүгенге тормышы хакында сөйли. Конфессияара диалог һәм татулыкның әһәмиятен искәртә. Тәкъдим ителгән эшләр югары сәнгати дәрәҗәдә башкарылуы белән аерылып тора», - диде күргәзмәне ачу тантанасында Россия этнография музееның фәнни эш буенча директор урынбасары Елена Герасименко.

Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Панчеев әлеге күргәзмәнең ачылуы Санкт-Петербургта яшәүчеләр өчен мөһим вакыйга булуын билгеләп үтте.

«Санкт-Петербург – күпмилләтле һәм күпконфессияле шәһәр. Шәһәр салынган елларга кире кайтып, без ата-бабаларыбыз – император Петр I указы белән төзелешкә килгән татарларны искә алабыз. Татар бистәсе Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетеннән ерак түгел урнашкан. Ислам дине ярдәмендә без милли үзенчәлекне, телебезне, мәдәниятебезне саклап калдык һәм бу җеп бүген дә өзелмәде», - дип искәртте ул.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле урынбасары Дамир Сабиров сәламләү сүзендә күргәзмәне оештыручыларга рәхмәт әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100