news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рухи моң» бәйгесенә гаризалар 21 мартка кадәр кабул ителә

Татарстанда «Рухи моң» татар рухи мәдәниятне үстерү фестиваль-бәйгесенә гаризалар 21 мартка кадәр кабул ителә.

Бәйгене «Рухи моң» иҗат берләшмәсе, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе, Татарстан мөфтияте, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе оештыра. Мәгълүмати партнер – «Тәртип» радиосы.Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Конкурс 4 номинациядә үткәрелә.

1. Дини җыр. Конкурсның төп юнәлеше – дини эчтәлекле шигырь тексты булдырып, эчтәлеккә ярашлы көй һәм аранжировка иҗат итеп, аны җыр итеп башкару.

2. Мөнәҗәт. Бүгенге көн тамашачысы күңеленә ятарлык оригиналь мөнәҗәтләрне торгызу. Аларны музыкаль аккомпанемент белән яисә аккомпанементсыз башкару.

3. Милли мәкам белән азан әйтү. Милли көй калыпларына нигезләнгән мәкам белән азан әйтү. Төп шарт – тәҗвид кагыйдәләрен һәм иҗек озынлыгы кагыйдәләрен бозмау, гарәп теле авазларын дөрес әйтү.

4. Вәгазь cөйләү. Эчтәлекле текстны риторика калыпларына салып сәнгатьле, халыкчан, күңелгә үтеп керерлек итеп сөйләү. Чыгыш дәвамлылыгы – 5 минут. Тема – ирекле.

Конкурсның сайлап алу этабы читтән торып үткәрелә, ягъни катнашучы үзен видеога төшереп, аны tatarazan@mail.ru электрон адресына юлларга тиеш. Язмалар 2023 елның 21 мартына кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр 2023 елның 21 апрелендә чыгарылачак. Эшләргә дин һәм сәнгать өлкәсе белгечләреннән торган жюри бәя бирәчәк. Конкурсның финалы 21 апрельдә – Ураза гаете көнне – Казанда «Чулпан» мәдәният үзәгендә гала-концерт рәвешендә сәхнәдә фестиваль итеп уздырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100