Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга юнәлгән әсәрләргә дәүләт заказы бирелә башлаячак
Быелдан башлап Мәдәният министрлыгы экспертлар советы һәм иҗат берлекләренең эш принципларын үзгәртәчәк.
Быелдан башлап Мәдәният министрлыгы экспертлар советы һәм иҗат берлекләренең эш принципларын үзгәртәчәк.
«Без рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга һәм патриотизм тәрбияләүгә юнәлтелгән яңа драматургия, концерт әсәрләре иҗат итү һәм театр куелышлары өчен дәүләт заказы практикасын кертәбез», - диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында ясаган чыгышында.
Ул министрлыкның мондый тәҗрибәсе булуын әйтте. 2019 елда министрлык ТАССРның 100 еллыгына әсәрләр иҗат итү буенча, 2022 елда татар халкының мәдәният саклау, үстерү һәм популярлаштыру буенча әсәрләр булдыруга юнәлтелгән грантлар бирелгән булуын искәртте.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия мәдәният министры Ольга Любимова һәм башка зур кунаклар катнашында Камал театрының яңа бинасы рәсми ачылды. Ачылу тантанасы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышы белән дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз