news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Танылган музыкант, җырлар авторы Ирек Атанов вафат

Танылган башкорт музыканты, җырлар авторы, популяр «Рух» башкорт рок-төркемен оештыручыларның берсе Ирек Атанов вафат. Аңа 52 яшь булган.

«Башинформ»га музыкантның хезмәттәшләреннән билгеле булганча, Атанов Сибай шәһәрендә хастаханәдә вафат булган. Музыкант Хәйбулла районы Акъяр авылында яшәгән. Төркеме белән 18 апрельдә Уфада концертта чыгыш ясарга җыенган.

Хушлашу урыны һәм көне әлегә билгесез.

news_right_1
news_right_2
news_bot