Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РУВИКИ энциклопедиясе «ГигаЧат»ка Россия халыкларының 20 телен өйрәнергә ярдәм итәчәк
Россияне РУВИКИ интернет-энциклопедиясе Саклык банкы тарафыннан эшләнгән «ГигаЧат» нейрочелтәрен РФ халыкларының 20 теленә өйрәтү өчен материаллар тапшырды.
Тапшырылган материалларга алтай, башкорт, бурят, вепс, тау марилары, ингуш, коми, коми-пермяк, мари, мукшы, ливви-карел, татар, тува, калмык, удмурт, хакас, чечен, чуваш, эрзя һәм якут телләрендәге текстлар кергән.
Волонтерлар җыйган энциклопедик мәкаләләр нигезендә зур тел моделе Россия халыкларының идиомаларын үзләштерәчәк. Бу алардагы текстлар генерациясенең сыйфатын арттырырга гына түгел, ә цифрлы технологияләр чорында уникаль мәдәни мирасны сакларга да мөмкинлек бирәчәк, дип өметләнә проектны оештыручылар.
«Безнең миссия - белемнәрне һәркем өчен, шул исәптән Россия халыклары телләрендә дә, үтемле итү. Без технологияләрнең мәдәни тәңгәллекне һәм югалу куркынычы астында булган белемнәрне саклауның мөһим алымына әверелүен күрәбез; һәм РУВИКИ авторларының керткән өлеше генератив ясалма фәһем үсешенә ярдәм итүенә шатбыз», – дип белдерде РУВИКИ генераль директоры Владимир Медейко.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз