news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Рувики» Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышының интерактив картасын булдырды

«Рувики» интернет-энциклопедиясе Җиңү көне алдыннан «Җиңү сызыгы» дип аталган яңа проект әзерләде. Бу — Бөек Ватан сугышының интерактив картасы. Ул хәрби хәрәкәтләр барышын һәм сугышның төп этапларын күрсәтә, дип хәбәр итә платформаның матбугат хезмәте.

Интерактив карта энциклопедия материаллары белән тулыландырылган: аннан шул чорның күренекле шәхесләре, хәрби операцияләр, аларның барышы һәм әһәмияте турындагы мәкаләләргә күчеп була.

Хәзерге вакытта «Җиңү сызыгы»нда түбәндәге төп операцияләр бар:

  • Ленинград стратегик оборона операциясе (1941 елның 10 июле – 1941 елның 30 сентябре);
  • Мәскәү өчен сугышның оборона этабы (1941 елның 30 сентябре – 1941 елның 5 декабре);
  • Мәскәү өчен сугышның һөҗүм этабы (1941 елның 5 декабре – 1942 елның 20 апреле);
  • Сталинград стратегик оборона операциясе (1942 елның 17 июле – 1942 елның 18 ноябре);
  • Сталинград стратегик һөҗүм операциясе (1942 елның 19 ноябре – 1943 елның 2 феврале);
  • Ленинград блокадасын өзү операциясе (1943 елның 12 гыйнвары – 1943 елның 30 гыйнвары);
  • Берлин стратегик һөҗүм операциясе (1945 елның 16 апреле – 1945 елның 2 мае).
news_right_1
news_right_2
news_bot