Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РУВИКИ интернет-энциклопедиясендә татар телендәге бүлек иң популяр бүлек булган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россиянең РУВИКИ интернет-энциклопедиясе быел берничә технологик яңарту тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә сервисның матбугат хезмәте. Кулланучылар квизларда катнаша, ясалма фәһем ярдәмендә текстны сөйләтү функциясеннән һәм гадиләштерелгән визуаль редактордан файдалана алачак.
2024 елда РУВИКИ аудиоформат, геймификация һәм ясалма фәһем кертте. Моннан тыш, бер елда 81 меңнән артык яңа материал урнаштырылды. Компания Россия Фәннәр академиясе һәм башка эксперт оешмалары белән хезмәттәшлек итә башлады. Россия Фәннәр академиясе рецензияләгән материаллар саны 10 меңнән артык.
Энциклопедиянең Россия халыклары телләрендәге иң популяр бүлекләре арасында мари, башкорт, татар, якут һәм чечен телләре бар.
«Безнең өчен бу мөһим социаль юнәлеш – мәдәни мирасны саклау, белем алу мөмкинлеген тәэмин итү, телләр төрлелеген саклау. Без Россия халыклары телләрен саклау белән шөгыльләнүче барлык оешмалар белән хезмәттәшлек өчен ачык», - дип ассызыклады РУВИКИ генераль директоры Владимир Медейко.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз