Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РУВИКИ һәм Татарстан Фәннәр академиясе хезмәттәшлек турында килеште
РУВИКИ энциклопедиясе һәм Татарстан Фәннәр академиясе цифрлы технологияләр үсеше шартларында татар халкының мәдәни һәм тел мирасын саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Килешү Казан Digital Week-2025 форумында тантаналы рәвештә имзаланды. Бу хакта ТР Фәннәр академиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Партнерлык кысаларында Татарстан Фәннәр академиясе вәкилләре, шул исәптән М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты хезмәткәрләре, телгә, мәдәнияткә һәм Татарстанның мөһим шәхесләренә кагылышлы материалларны рецензияләячәк һәм фәнни яктан РУВИКИга озатачак.
Бу Россиядә һәм бөтен дөньяда киң аудитория өчен ачык текстларның югары дәрәҗәдә дөреслеген тәэмин итәчәк, дип раслана. Алар шулай ук фәнне, тарихи һәм мәдәни мирасны популярлаштыру буенча яңа инструментларны һәм эш формаларын таратуга, агарту эшчәнлегенең дистанцион алымнарын үстерүгә ярдәм итәргә ниятли.
«Цифрлы чорда татар телен һәм мәдәниятен саклау - көндәлек эшебездә хәл ителә торган иң мөһим бурычларның берсе. РУВИКИ белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләребезне киңәйтәчәк һәм тарихыбыз һәм традицияләребез турында ышанычлы белемнәрне миллионлаган укучыга һәм киләчәк буыннарга җиткерергә мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов.
«РУВИКИның фәнни мәгълүматлар һәм мәдәни мирас киң җәмәгатьчелек өчен рус телендә генә түгел, ә Россия халыклары телләрендә дә берләшә торган мәйданчыкка әверелүенә без бик шат. Татарстан Фәннәр академиясенең ярдәме безнең материалларны киләчәкнең цифрлы дөньясында илебезнең мәдәни кодын саклау өчен тагын да төгәлрәк һәм әһәмиятлерәк итә», - диде РУВИКИ энциклопедиясенең генераль директоры Владимир Медейко.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз