Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Рувики» һәм КФУ татар теленең цифрлы этномәдәни сүзлеге проектын тормышка ашыра
«Рувики» һәм Казан федераль университеты тел һәм мәдәни мирасны саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән «Татар теленең цифрлы этномәдәни сүзлеге» проектын гамәлгә ашыра. Бу хакта интернет-энциклопедиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Проектның нигезен КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының лингвокультурология һәм ликография буенча укыту-фәнни лабораториясе әзерләгән күп томлы этномәдәни сүзлек тәшкил иткән. Ул тел белән мәдәниятнең үзара бәйләнешен фразеология, мәкальләр, әйтемнәр һәм матур әдәбият мисаллары аша чагылдыра.
Махсус проектны гамәлгә ашыруның беренче этабы кысаларында «Рувики»га сүзлекнең ике томын күчергәннәр, бу фәнни эш нәтиҗәләрен цифрлы форматта сакларга һәм аларга киң аудитория керү мөмкинлеген ачарга мөмкинлек бирде. Кулланучылар татар телендәге материаллар белән уңайлы онлайн-мохиттә эшләү мөмкинлегенә ия булды.
Проектның икенче этабында лингвистлар командасы сүзлек мәкаләләрен рус теленә тәрҗемә итәчәк. Бу аудиторияне киңәйтәчәк һәм татар телен белмәгән кулланучыларга тел материалы аша мәдәният һәм традицияләр белән танышырга мөмкинлек бирәчәк.
«Фәнни һәм мәгариф материалларын цифрлаштыру мәдәни мирасны саклау һәм үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ача. Мондый проектларны «Рувики» платформасында урнаштыру мәгълүматны киң аудитория өчен үтемле итә. КФУ белән уртак проектыбыз урта мәктәп һәм гимназия укучылары һәм укытучылары, филология һәм мәдәни-сәнгать белгечлекләре студентлары, шулай ук милли-мәдәни үзенчәлекләрне саклау белән кызыксынучылар өчен файдалы булачак», – дип белдерде «Рувики» генераль директоры Владимир Медейко.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз