news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Булачак кияү белән кәләш Рөстәм Миңнехановны туйларына чакырды

Студентлар – булачак кияү белән кәләш Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны туйларына чакырды. Егет – Татарстаннан, кыз – Мордовиядән. Яшьләр туйны сентябрьгә планлаштыра.

«Без сезне котлыйбыз. Туегыз гомергә бер генә тапкыр булсын иде. Кайберәүләрнең төрлечә була бит, ләкин мин сезнең тыныч һәм дус-тату яшәвегезне телим. Өстәвенә, Мордовиядә дусларыбыз эшли. Шуның ярдәмендә тагын да ныграк туганлашыр идегез», – дип елмайды Миңнеханов студентлар белән очрашуда.

Ул шулай ук Мордовияне Татарстанда туып үскән Артем Здунов җитәкләвен искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot