news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Россия юстиция министры һәм Җәзаларны үтәтү хезмәте директоры белән очрашты

Миңнеханов Россия юстиция министры һәм Җәзаларны үтәтү хезмәте директоры белән очрашты
Фото: rais.tatarstan.ru

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия юстиция министры Константин Чуйченко һәм Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры Аркадий Гостев белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яклар төбәк дәрәҗәсендә үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре, төбәкнең җинаять-башкарма системасын камилләштерү һәм пенитенциар системаның матди-техник базасын ныгыту хакында фикер алышты.

Константин Чуйченко һәм Аркадий Гостев Казанга «Җинаять-башкарма системасын үстерү (2018-2026 еллар)» федераль максатчан программасы кысаларында төзелгән яңа тикшерү изоляторын файдалануга тапшыру тантанасына килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot