Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов МТС генераль директоры Инесса Галактионова белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов МТС генераль директоры һәм идарә рәисе Инесса Галактионова белән очрашты. Яклар республикада телеком-инфраструктураны үстерү һәм цифрлаштыру проектлары турында фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан компания белән күптән хезмәттәшлек итә һәм аның, бигрәк тә авыл җирендә, цифрлы тигезсезлекне бетерүгә керткән өлешен югары бәяли. Аның сүзләренчә, бу эш 2026 елда да дәвам итәчәк, чөнки сыйфатлы элемтәгә һәм югары тизлекле интернетка тоташу төбәк халкы өчен мөһим бурыч булып кала.
2025 елда компания 236 яңа база станциясе урнаштырган. Аларның бер өлеше цифрлы тигезсезлекне бетерү программасы кысаларында республиканың 20 районындагы 41 авылда эшли башлады.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Галактионова искәрткәнчә, Татарстан компания өчен төп төбәкләрнең берсе булып кала, анда ул зур потенциал күрә һәм инвестицияләр кертүен дәвам итә. Аның сүзләренчә, 2026 елда МТС төбәктә мобиль элемтәне үстерүгә 1,1 миллиард сум юнәлдерәчәк, халыкны һәм бизнесны элемтә һәм интернет белән тәэмин итүне дәвам итәчәк.
Федераль программа кысаларында челтәрне үстерүдән тыш, 2025-2026 елларда компания 30га якын яңа база станциясе ачты. Искергән 3G стандартыннан баш тарту һәм ешлыкларны яңадан бүлү хисабына компания Чаллы, Азнакай, Бөгелмә һәм Лениногорскида чыбыксыз элемтә стандартын (LTE) гамәлгә кертү колачын киңәйтте.
Шулай ук Татарстанның алты шәһәрендә 26 мәйданчыкта Wi-Fi челтәре җәелдерелде.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Галактионова билгеләп үткәнчә, импортны алмаштыру кысаларында Россиядә җитештерелгән база станцияләренең күбесе Татарстанда урнаштырылган.
Бизнес һәм хакимият органнары белән берлектә компания Татарстанда икътисадны цифрлаштыру проектларын гамәлгә ашыра.
2026 елда МТС Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе белән берлектә су басу куркынычы зур булган зоналарда язгы ташуны мониторинглау буенча сынау проектын гамәлгә ашырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз