Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Росгвардия директоры белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Росгвардия директоры, Россия Герое, армия генералы Виктор Золотов белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу барышында яклар төбәк территориясендә иминлекне тәэмин итүдәге актуаль мәсьәләләр, хокук тәртибен ныгыту һәм Татарстан дәүләт хакимияте органнарының Росгвардия бүлекчәләре белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген арттыру чаралары турында фикер алышты.
Золотов ведомство компетенциясенә караган мәсьәләләрне хәл итүдә һәм махсус операциядә хәрби-хезмәт бурычларын үтәүче росгвардиячеләргә ярдәм күрсәткәне өчен ТР Рәисенә рәхмәт белдерде.
Үз чиратында, Татарстан лидеры хәрбиләрнең һәм Росгвардия хезмәткәрләренең республика халкының иминлеген тәэмин итүгә керткән өлеше өчен Росгвардия директорына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз