Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучылар мемориалына чәчәкләр салды
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәйдә Махсус хәрби операциядә катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары мемориаль комплексына чәчәкләр салды һәм хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы бу мемориалның ачылуы турында хәбәр иткән иде. Мемориалны урнаштыру урыны халык катнашындагы тавыш бирү юлы белән билгеләнгән.
Һәйкәл үзе бронзадан коелган өч фигуралы композициядән гыйбарәт. Үзәктә штурм төркеме командиры – махсус хәрби операциядә катнашучы, уңда – әфган сугышы ветераны, ә сулда Төньяк Кавказдагы контртеррорчылык операциясендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучының фигурасы тора.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз