news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе Казанда Орнелла Мути һәм Луселия Сантосны сәламләде

Татарстан Рәисе Казанда Орнелла Мути һәм Луселия Сантосны сәламләде
Лилия Галимованың МАКСтагы каналыннан видеокадр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Халыкара кулланучылар кооперациясе форумында чараның амбассадорларын: Италия актрисасы Орнелла Мути белән Бразилия актрисасы Луселия Сантосны сәламләде. Видеоны ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова МАКС мессенджерындагы каналында урнаштырган.

«Рөстәм Миңнеханов Халыкара кулланучылар кооперациясе форумында Орнелла Мути һәм Луселия Сантосны сәламли, монда бернинди гадәти булмаган әйбер дә юк», – дип язган Лилия Галимова.

Тамашачыларга «Рабыня Изаура» сериалындагы роле белән таныш Луселия Сантос форум алдыннан Татарстанның ике гаиләсе турында фильм төшерде. Бер гаилә - Кама Тамагы районыннан кооператорлар династиясе, икенчесе – Саба районыннан кооператорлар гаиләсе. Картина чараның пленар утырышына әзер булырга тиеш иде.

Үз чиратында, «Укрощение строптивого» фильмы буенча танылган Орнелла Мути форумда Италия кооператорлары язган сәламләү хатын тәкъдим итәргә җыенган иде.

Видео: Лилия Галимованың МАКСтагы каналы.

news_right_1
news_right_2
news_bot