Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: «Герой белән юл» проектының киләчәге зур булуына ышанам
«Герой белән юл» Бөтенроссия проектына нәкъ менә Казанда старт бирелүе куандыра. Бу – ил төбәкләрендә теләктәшлек табачак перспективалы идея. Проектны ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов вазгыятькә үз карашын белдерде.
«Әлеге проектка нәкъ менә безнең республикада старт бирелүе куандыра. Махсус хәрби операция барышында меңләгән татарстанлы, көн саен ныклык, батырлык һәм кыюлык күрсәтеп, илебезнең иреген һәм бәйсезлеген яклый. Махсус хәрби операциядә катнашучылар – чын геройлар», – дип белдерде ТР Рәисе.
«Әлеге акциянең төп кыйммәте – буыннарның җанлы бәйләнешендә. «Герой белән юл» проектының киләчәге зур булуына һәм аны илебезнең барлык төбәкләре дә хуплап каршы алачагына ышанам», – дип өстәде Миңнеханов.
Яшьләр, махсус операция ветераннары белән бергә төрле туристик маршрутлар буенча узып, герой булып тумауларын, ә геройга әверелүләрен күрә алачак, дип сүзен төгәлләде Татарстан Рәисе.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз