Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Луганск Халык Республикасына һәм хәрбиләргә 250 тонна йөк җибәрелүен әйтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясе җибәрелүе турында хәбәр итте. 17 йөк машинасы республика шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә, шулай ук махсус операция зонасындагы хәрбиләргә 250 тонна йөк китерәчәк.

«Луганск Халык Республикасына чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрдек! Берьюлы 17 машина республика шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә һәм махсус операция зонасындагы хәрбиләргә 250 тонна гуманитар йөк китерәчәк», - дип язган ТР Рәисе.

Гуманитар ярдәмне әзерләүдә Татарстанның барлык районнарында яшәүчеләр, шулай ук күп кенә предприятиеләр һәм иҗтимагый оешмалар катнашкан.
Фотолар: ТР Рәисенең рәсми Телеграм-каналы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз