Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Ренат Тимерҗанов полиция хезмәткәре нинди булырга тиешлегенә үрнәк иде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 71 яшендә вафат булган Ренат Тимерҗанов белән хушлашырга килде. Хушлашу мәрасиме ТР Эчке эшләр министрлыгының Мәдәни үзәгендә уза.
«Ул бөтен гомерен республикабызга һәм илебезгә хезмәт итүгә багышлады. Ул һәрвакыт үрнәк булды. Мин аны министрлыкта, аннары иминлек хезмәтендә эшләгән чагында шәхсән белә идем», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, ул оешкан җинаятьчелек чәчәк аткан иң катлаулы елларны да хәтерли.
«Ул әлеге вәзгыятьне үзгәртә алды һәм бу аның үз һөнәренең остасы буларак зур роле иде. Һәм, әлбәттә инде, бу залдагыларның күбесе - хокук саклау органнары вәкилләре - аның белән бергә эшләде һәм зур ышаныч белән ул безгә үрнәк булды дип әйтә алалар. Ул Алтай краенда министрлыкны җитәкләде, аннары Татарстанга әйләнеп кайтты, һәм боларның барысына да тиешле бәя бирергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Ренат Тимерҗановның үлеме зур югалту булуын искәртте.
«Мәрхүмнең якыннары, хезмәттәшләре, дусларының олы кайгысын уртаклашабыз. Авыр туфрагы җиңел булсын. Без аны республикага һәм Ватанга хезмәт итү үрнәге буларак беркайчан онытмаячакбыз», - диде ул.
«Татар-информ» сөйләгәнчә, соңгы елларда Ренат Тимерҗанов ТР Премьер-министрының махсус хәрби операция зонасында Татарстан Республикасыннан бүлекчәләр өчен җаваплы ярдәмчесе булган.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, соңгы елларда ул ТР Премьер-министрының махсус хәрби операция зонасында Татарстан Республикасы бүлекчәләренә кураторлык итүче ярдәмчесе вазифасын биләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз