news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов махсус операциядә катнашучыларга республика бүләкләре тапшыру турында сөйләде

Миңнеханов махсус операциядә катнашучыларга республика бүләкләре тапшыру турында сөйләде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучыларга республика бүләкләре тапшыру турында сөйләде. Ул МАХ мессенджерындагы каналында шул хакта хәбәр урнаштырган.

ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, бүләкләнүчеләр үзләренең хәрби бурычларын намус белән үти, шулай ук аларның һәрберсе ныклык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге булып тора.

«Егетләр, сезнең кебек геройлар булганда, илебезнең киләчәге ышанычлы кулларда! Рәхмәт сезгә!», - дип язган Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot