news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе студент чагында нинди стипендия алуы турында сөйләде

Татарстан Рәисе студент чагында нинди стипендия алуы турында сөйләде
Фото: rais.tatarstan.ru

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов студентлар белән очрашуда институтта укыганда нинди стипендия алуы турында сөйләде.

«Мин районнан килгән стипендиат идем, шуңа күрә стипендиям башка студентларныкыннан берникадәр күбрәк иде. Тугыз сумга. Алар 40 сум ала иде, мин – 49. Яхшы акча иде ул», – дип сөйләде Миңнеханов.

Шулай ук үзенең беренче хезмәт хакы турында искә төшерде. Студент чагында практика узган вакытта ул Волгоград трактор заводында 119 сум акча эшләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot