Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Уганданың Россиядәге илчесе Мозес Каваалууко Кизиге белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Уганда Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мозес Каваалууко Кизиге белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яклар Россия Федерациясе һәм Уганда Республикасы арасындагы хезмәттәшлек кысаларында мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты. Татарстан лидеры, аерым алганда, бүгенге көндә мөнәсәбәтләрнең үзара файдалы характерга ия булуын һәм Татарстан, Россия төбәге буларак, илләр арасындагы хезмәттәшлектә катнашуын билгеләп үтте.
Уганда илчелеге делегациясе Татарстанга сәүдә-икътисади, инвестицион һәм технологик хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән эш сәфәре белән килде.
Сәфәр программасында хакимият органнары һәм эшлекле бергәлек вәкилләре белән очрашу, республиканың әйдәп баручы югары уку йортларында булу, шулай ук Татарстанның инновацион һәм сәнәгать инфраструктурасы белән танышу каралган. Аерым алганда, Татарстан ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчелеге белән очрашу да булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз