Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов гарәп дәүләтләренең Россиядәге илчеләре белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә гарәп дәүләтләре – Бәһрәйн, Катар, Кувейт, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Оман һәм Согуд Гарәбстанының Россиядәге илчеләре делегациясе белән очрашты. Яклар сәүдә-икътисади, инвестицион һәм гуманитар элемтәләрне үстерү турында фикер алышты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Миңнеханов дипломатларга сәфәрләре өчен рәхмәт белдерде һәм гарәп илләренең республиканың күптәнге партнерлары булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, яклар товар әйләнешен киңәйтә, хәләл, ислам финанслары, фән, мәгариф, мәдәният һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итә.
Аерым алганда, Катар башкаласы Дохада Татарстанда эшләнгән цифрлы карарларны алга этәрү һәм җәелдерү өчен махсус IT-хаб эшли. Республика Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән авыл хуҗалыгында, мәгълүмати технологияләрдә һәм логистикада үзара хезмәттәшлекне үстерә. Дубай һәм Оманда Татарстанның вәкиллекләре эшли.
«Барлык авырлыкларга да карамастан, илебез хезмәттәшлек белән кызыксынган барлык партнерлар белән ачык һәм үзара файдалы мөнәсәбәтләрне саклау, икътисадта, гуманитар өлкәдә элемтәләрне тирәнәйтә, кискен сынауларга бергәләп каршы торуны максат итеп куя. Кызганыч ки, быел Якын Көнчыгыш төбәге авыр чор кичерә. Россия Федерациясе низагларны дипломатик юл белән җайга салырга тырыша һәм корбаннарга, инфраструктураның җимерелүенә китергән теләсә нинди көч куллану омтылышларын гаепләп чыга. Сынау көннәрендә республика кирәкле ярдәмне тәкъдим итәргә әзер», – диде Татарстан Рәисе.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Минниханов искәрткәнчә, республика экспортны киңәйтергә, җирле брендларның позицияләрен ныгытырга һәм инвестицияләр җәлеп итәргә ниятли. Үткән ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Россия төбәкләренең инвестицион климаты торышы илкүләм рейтингында Мәскәү белән бергә беренче урынны алды.
Ул шулай ук сәнәгать, нефть эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше һәм авыл хуҗалыгын үстерүне билгеләп үтте. Республика ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирә.
«Ил җитәкчелеге күрсәтмәсе белән мин «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркемен җитәклим. Безнең республика – Россиядә ислам банкингын һәм финанслау принципларын гамәлгә кертү буенча сынау төбәк. Үткән елдан башлап Татарстанда АЙОФИ вәкиллеге эшли. Шулай ук сезнең ярдәмегез белән агымдагы елда Казан Ислам дөньясының мәдәни башкаласы титулын йөртә», – дип искәртте республика лидеры.
Үткән ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше якынча 14,5 миллиард доллар тәшкил иткән. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренә бу күләмнең яртысыннан артыгы – 7,4 миллиард доллар туры килгән.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумын халыкара элемтәләрне ныгыту өчен мәйданчыклар рәтендә атады. Ул шулай ук 2024 елда Казанның БРИКС саммитын, ә 2026 елда Россия – АСЕАН саммитын кабул итүен искә төшерде.
Татарстан Рәисе Казанда чит илләрнең 10 генераль консуллыгы эшләве турында хәбәр итте һәм гарәп илләренә республика башкаласында үзләренең генераль консуллыкларын ачу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Илчеләр Татарстан җитәкчелегенә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм сәнәгать, авыл хуҗалыгы, энергетика, мәдәният, туризм, фән һәм мәгарифтә алдагы хезмәттәшлек белән кызыксынуларын әйтте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз