Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Ата-аналарны музейларга балалар аркылы җәлеп итәргә кирәк
Музейларның яшьләр белән эшен гаилә форматы аша оештырырга кирәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында шулай дип белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, ата-аналарны мәдәнияткә балалар аркылы җәлеп итәргә кирәк, чөнки нәкъ менә гаилә форматы музейларга баруны тотрыклы гадәт итә.
«Ата-аналар музейларга йөрми. Музейларга гаиләләре белән йөрсеннәр өчен балалар аша ата-аналарны җәлеп итәргә кирәк», - диде ул.
Миңнеханов «Пушкин картасы» программасының яшьләргә театр, музей һәм башка мәдәни мәйданчыкларга бару мөмкинлеген тәэмин итә һәм асылда мәдәни ял итү гадәтен формалаштыра торган алым буларак әһәмиятен аерым ассызыклады.
ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр иткәнчә, 2025 ел йомгаклары буенча республиканың мәдәният учреждениеләре 469 миллион сумлык 974 мең билет саткан. Татарстан шулай ук программада катнашу күләме (384 мең катнашучы) буенча алдынгы төбәкләр рәтенә керә.
Аның сүзләренчә, республика яшьләр аудиториясе өчен тәкъдимне алдан ук арттырган һәм программаны гамәлгә ашыруның беренче этапларыннан ук аңа нәтиҗәле рәвештә кушылган. Ул билгеләп үткәнчә, музейга килүчеләр саны гына түгел, яшьләрнең мәдәни өстенлекләрен һәм нинди форматларга ихтыяҗ булуын аңлау да мөһим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз