news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Денис Мантуров белән Үзбәкстан премьеры очрашуында катнашты

Рөстәм Миңнеханов Денис Мантуров белән Үзбәкстан премьеры очрашуында катнашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров белән Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов очрашуында катнашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Очрашуда яклар Россия-Үзбәкстан уртак проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алышты. Татарстан Республикасы катнашкан инициативаларга аерым игътибар бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot