Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Үзәк банк киңәшмәсендә катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Үзәк банкы киңәшмәсендә катнашты. Очрашуны РФ Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина уздырды, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.
Партнерлык финанславы буенча экспериментны гамәлгә ашыру киңәшмәнең төп темаларыннан берсе булды.
Эксперимент 2023 елның 1 сентябрендә башланды һәм Россиянең дүрт төбәгендә – Татарстан, Башкортстан, Дагыстан һәм Чечняда гамәлгә ашырыла. Партнерлык финанславы инвесторның клиентларга бирелгән акчалардан процентлар рәвешендә керем алуын күздә тотмый. Моның урынына яклар, партнерлык принцибына йөз тотып, керемнәрне дә, куркынычларны да үзара бүлешә.
Киңәшмә башында Эльвира Нәбиуллина чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итте. Рөстәм Миңнеханов Үзәк банк башлыгына Татарстан инициативаларына даими ярдәм күрсәткәне һәм партнерлык финанславын үстерү буенча уртак эш өчен рәхмәт белдерде.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
2026 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстанда партнерлык финанславы күләме дә, шулай ук төзелгән килешүләр саны да артуын дәвам иткән. Соңгы вакытта республика бу өлкәдә федераль әһәмияткә ия берничә проектны гамәлгә ашырды.
Аерым алганда, Татарстанда партнерлык облигацияләре чыгару буенча Россиядә беренче сынау килешүе үткәрелде.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук партнерлык финанславын алга таба үстерү буенча берничә тәкъдим керттеләр. Алар бу өлкәдә эшне стандартлаштыруга, халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү һәм инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар тудыруга кагылды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз