news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Иннопром. Үзәк Азия» күргәзмәсенең пленар сессиясендә катнашты

Рөстәм Миңнеханов «Иннопром. Үзәк Азия» күргәзмәсенең пленар сессиясендә катнашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Иннопром. Үзәк Азия » халыкара күргәзмәсе кысаларында узган «Технологик хаблар – яңа сәнәгать ландшафты» пленар сессиясендә катнашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Сәнәгать атнасын уздырган вакытта бу чарага 35 илдән 11 меңнән артык катнашучы җыелачак. Экспозициядә 500гә якын компаниянең стендлары тәкъдим ителгән. Катнашучы илләр арасында Үзбәкстан, Россия, Белоруссия, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Азәрбайҗан бар.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров үз чыгышында хәбәр иткәнчә, Россия-Үзбәкстан хезмәттәшлеге кысаларында гомуми күләме якынча 4 триллион сум тәшкил иткән 150 инвестиция проекты гамәлгә ашырылган инде. Ул индустриаль парклар үсешенә аерым тукталды һәм «Чирчик», «Җизак» мәйданчыкларын уңышлы мисаллар сыйфатында билгеләп үтте.

Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары Жамшид Ходжаев, үз чиратында, ике ил арасында уртак предприятиеләр саны артуы турында белдерде. Аның сүзләренчә, төбәкләрнең үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә аларның саны 3000нән артып киткән.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot