Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанында түгәрәк өстәлдә катнашты
Җиддә шәһәрендә Россия белән Согуд Гарәбстаны арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 100 еллыгына багышланган «Россия-ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме линиясе буенча түгәрәк өстәл узды. Анда Согуд Гарәбстанына эш сәфәре белән килгән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Бу хакта Татарстан лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар ике яклы хезмәттәшлекне ныгыту өчен конкрет адымнар ясарга ярдәм итә.
«Бүгенге көндә Согуд Гарәбстаны - халыкара аренада Россия Федерациясенең мөһим партнеры. Сәяси хезмәттәшлек өлкәсендә, икътисадта һәм гуманитар өлкәләрдә безнең мөнәсәбәтләр тотрыклы. Әлбәттә, бу - безнең җитәкчеләрнең акыллы сәясәте нәтиҗәсе», - дип белдерде ул.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Татарстан Рәисе хезмәттәшлекне үстерүдә республиканың ролен аерым искәртте. Аның сүзләренчә, делегацияләр алмашу җайга салынган инде, ә товар әйләнеше үсә – 2025 елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча ул 72 миллион доллар тәшкил иткән.
Бу процесста Татарстан Рәисе Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән җитәкли торган «Россия-ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме сизелерлек роль уйный. Миңнеханов шулай ук Согуд Гарәбстанының төркем эшендә актив катнашуын билгеләп үтте.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
«Без Татарстанда сезнең ил тәҗрибәсен игътибар белән өйрәнәбез һәм иң яхшы тәҗрибәләрне үзләштерергә омтылабыз. Хәләл индустриясе - безнең хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләреннән берсе. Халыкара хәләл индустрия үзәге статусына ия Татарстан Согуд Гарәбстанына сертификацияләнгән продукция – ит эшләнмәләреннән алып косметика һәм фармацевтикага кадәр – экспортлый», - диде Рәис.
Моннан тыш, Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан Россиядә ислам банкингы проектларын гамәлгә ашыру буенча сынау төбәге булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз