news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара газ форумында катнаша

Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара газ форумында катнаша
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәре белән килде, ул анда XIV Петербург халыкара газ форумында катнаша. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә

Бу - газ тармагының төп дөньякүләм вакыйгаларыннан берсе, ул ел саен энергетика бизнесы лидерларын һәм тармак экспертларын берләштерә. Форумда төп игътибар, гадәттәгечә, Россия газ базарын үстерү мәсьәләләренә, яңа технологияләргә һәм газ сәнәгатендә дөньякүләм тенденцияләргә бирелә. Форум программасына 90нан артык чара – пленар утырышлар, конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр керә.

Форумның күргәзмә мәйданчыгында Татарстан энергетика, машина төзелеше өлкәсендә үзебезнең алдынгы эшләнмәләрне һәм инновацион карарларны тәкъдим итте. Стратегик үсеш проектларын гамәлгә ашыруда, шул исәптән газлаштыру, энергияне сак тотуда дәүләт һәм төбәк программаларын формалаштыруда катнашучы республиканың 18 әйдәп баручы предприятиесе үз продукциясен һәм технологияләрен күрсәтте.

Пассажда урнаштырылган Татарстан стендында Рөстәм Миңнеханов республиканың традицион кыйммәтләрен һәм күп гасырлык тарихын чагылдырган уникаль экспонатларны карады. Биредә шулай ук традицион татар һөнәрләре (күн мозаикасы, тамбурлы чигү, киез басу һ.б.) буенча мастер-класслар оештырыла.

Петербург халыкара газ форумы 7-10 октябрьдә уза. Биредә нефть-газ тармагы лидерлары төп трендлар турында фикер алыша һәм яңа карарлар тәкъдим итә. Быел Татарстан халыкара форумның төбәк-партнеры сыйфатында чыгыш ясый, иртәгә форумда республика көне үтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot