Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан делегациясен «KazanForum» икътисади форумына чакырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты. Очрашу Үзбәкстан Хөкүмәте бинасында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Миңнеханов «Иннопром. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсенә Татарстаннан зур делегация килүе турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, республика мәйданчыкны Үзәк Азия илләре, беренче чиратта, Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне үстерү өчен мөһим алым буларак карый.
Ул Татарстан Хөкүмәтенең Үзбәкстандагы коллегалары белән даими элемтәдә торуын билгеләп үтте һәм соңгы елларда хезмәттәшлекнең динамик үсеш кичерүен әйтте. ТР Рәисе Татарстан компанияләренең Үзбәкстан базарына - машина төзелеше, нефть тармагы, медицина һәм башка өлкәләргә үтеп керүен хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре арасында атады.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Арипов, үз чиратында, шундый зур делегация белән килгән өчен рәхмәт белдерде һәм партнерлыкны үстерүдә Миңнехановның шәхсән катнашуының әһәмиятен искәртте. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан яшь эшмәкәрләрне хезмәттәшлеккә актив җәлеп итә, аларга Үзбәкстан базарындагы мөмкинлекләрне ача, бу ике як икътисадына да уңай йогынты ясый.
Премьер шулай ук Миңнехановны тәҗрибәле идарәче буларак бәяләде, аның тәкъдимнәре уртак эш өчен файдалы булуын әйтте.
Хезмәттәшлек йомгаклары буенча шул исәптән Җизак һәм Чирчикта зур проектлар тормышка ашырыла. Соңгы сәнәгать паркында инде 28 предприятие эшли.
Рөстәм Миңнеханов май аенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы узуын искәртте. Үткән ел чарада Үзбәкстан делегациясенең катнашуын әйтте һәм бу юлы да киләчәкләренә өмет белдерде.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз