news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен 10 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә мөрәҗәгать бүген ТР Хөкүмәте йортында үткән киңәшмәдә яңгырады.

Татарстан Рәисе законлылыкны тәэмин итүдә күрсәткән батырлыклары, шулай ук республикада оештырылган зур чаралар вакытында тәртип саклаганнары өчен Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

«Эчке эшләр министрлыгының эше – ул, иң беренче чиратта, гражданнарның иминлеге. Безнең бурыч – хезмәтнең матди һәм ресурс ягыннан тәэмин ителешен яхшыртуга ярдәм итү. Муниципаль берәмлек администрацияләренә шәһәр һәм район эчке эшләр бүлекләренә полициянең кадрлар потенциалын алга таба ныгытуда, шулай ук хезмәт итү өчен уңайлы шартлар тудыруда ярдәм күрсәтергә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук шәһәр һәм район башлыкларына шәхси составны тәбрик итәргә һәм тантаналарга ветераннарны чакырырга кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot