Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов «Нәфис Косметикс»ны 170 еллыгы белән котлады
«Нәфис Косметикс» предприятиесе быел заводка нигез салынуның 170 еллыгын билгеләп үтә. Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов коллективны юбилее белән котларга һәм аерым хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырырга килде.
Рәсми өлештән алда Миңнеханов юу чаралары җитештерү белән танышты, предприятиенең эш нәтиҗәләрен бәяләде, шулай ук Луганск Халык Республикасына гуманитар йөк җибәрүдә катнашты һәм истәлекле датага багышланган экспозицияне карады.
«Нәфис Косметикс – илебезнең иң борынгы предприятиеләреннән берсе. Быел ул 170 еллыгын билгеләп үтә һәм Крестовниковлар заводының иң яхшы традицияләрен лаеклы рәвештә дәвам итә», – дип белдерде Миңнеханов.
Ул заводның республиканың иң зур сәнәгать предприятиеләренең берсе булуын һәм савыт-саба юу чаралары җитештерү буенча Россия базарында ышанычлы рәвештә икенче урынны биләвен билгеләп үтте.
«Әлбәттә, предприятиенең төп горурлыгы – аның коллективы. Бүген монда 2,5 меңнән артык кеше хезмәт куя. Бөек Ватан сугышы елларында завод фронтны һәм тылны кирәкле продукция белән өзлексез тәэмин иткән. Ә 2022 елда «Нәфис Косметикс»ка лаеклы рәвештә «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» дигән мактаулы исем бирелде», – дип өстәде Татарстан Рәисе.
Ул махсус хәрби операция зонасына киткән хезмәткәрләргә аерым игътибар юнәлтте.
«Аларның икесе кире кайтты инде һәм хәзер җитештерүдә хезмәт куя. Ә 18 хезмәткәр махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәвен дәвам итә. Кызганыч, югалтулар да бар. Биш хезмәткәр үз бурычын үтәгәндә һәлак булды», – диде Миңнеханов.
Сүзенең ахырында Татарстан Рәисе предприятие коллективына битараф булмаганнары һәм ярдәм итәргә әзер торганнары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук завод алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз