Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта «Кронштадт» инжиниринг үзәгендә булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәре барышында 2022 елда шул исемдәге шәһәрдә оештырылган «Кронштадт» инжиниринг үзәге эшчәнлеге белән танышты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Инжиниринг үзәге эшләрнең тулы циклын – конструкторлык документларын проектлаудан һәм эшләүдән алып детальләр әзерләүгә һәм сәнәгать җиһазларының үз үрнәкләрен булдыруга кадәр - башкара. Предприятие эшчәнлегенең төп юнәлешләре ягулык-энергетика комплексын, суднолар төзүне һәм авиация тармагын үз эченә ала.
Газ турбиналарын да кертеп, нефть-газ җиһазларын ремонтлау һәм аларга сервис хезмәте күрсәтүгә аерым игътибар бирелә.
Татарстан лидеры сәфәр кысаларында төп җитештерү мәйданчыкларын, шул исәптән заманча тикшеренү комплекслары белән җиһазландырылган үлчәүләр һәм материаллар белеме лабораториясен карады.
«Кронштадт» составына детальләр һәм компонентлар җитештерү үзәге, газ турбиналарын ремонтлау цехы, инженерлык исәп-хисаплары өчен виртуаль полигон, шулай ук сертификатлаштыру һәм сынаулар үзәге керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз