news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов коммуналь хезмәт өчен нигезләнмәгән югары счет тәкъдим итүгә юл куймаска кушты

Миңнеханов коммуналь хезмәт өчен нигезләнмәгән югары счет тәкъдим итүгә юл куймаска кушты
Фото: ТР Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына һәм башка ведомстволарга торак-коммуналь хезмәтләр өчен нигезләнмәгән югары счетлар тәкъдим итүгә юл куймау һәм хаталар киткән очракта аларны яңадан исәпләү буенча чаралар күрергә кушты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Миңнеханов суыклар башлану белән коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр күләме артуга карата шикаятьләр санының күбәюенә игътибар юнәлтте, шулай ук ноябрьнең җылы килүенә карамастан, халыкны бу мәсьәлә борчый дип билгеләп үтте.

«Халык суыклар башлангач түләүләр тагын да артыр дип курка... «Кайнар элемтә» оештырыгыз. Кешеләргә барысын да аңлатырга кирәк. Бу – безнең эшебез», – диде ТР Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot