Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда СИБУР проектларының үсеш планнары белән танышты
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында оештырылган «Казан: нефть, газ, химия» күргәзмәсендә СИБУР компаниясе стендын карады.
СИБУР компаниясенең идарә әгъзасы һәм идарәчедиректоры Руслан Гыйззәтуллин Татарстанда компаниянең төп проектларын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде. Аларның төп максаты – илнең технологик мөстәкыйльлеген ныгыту, икътисадның мөһим тармакларын заманча синтетик материаллар белән тәэмин итү һәм республиканың социаль мөмкинлекләрен үстерү.

СИБУР Татарстанда СССР чорыннан бирле Россиянең Европа өлешендә тармак өчен иң зур инвестиция программасын гамәлгә ашыра. Соңгы дүрт ел ярымда компания Түбән Камада җитештерү, ремонт, белем бирү һәм социаль инфраструктураны үстерүгә 350 миллиард сумнан артык инвестиция керткән. Татарстан буенча исә бу күрсәткеч 406 миллиард сум тәшкил итә.
Инвестиция программасының төп нәтиҗәләренең берсе – 2025 елда «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә (СИБУР составына керә) ЭП-600 комплексы эшли башлау. Әлеге проектны гамәлгә ашыруга 200 миллиард сум инвестиция салынган. Хәзерге вакытта комплекс инде 1,2 миллион тоннадан артык продукция җитештергән.

ЭП-600 нигезендә Түбән Камада яңа җитештерү кластеры формалаша. Ул Россия базарында ихтыяҗ зур булган һәм күп яктан уникаль саналган продукция җитештерүгә юнәлдерелгән. 2025 елда Россиядә һәм БДБ илләрендә беренче тапкыр гексен җитештерүнең сынау партиясе алынган. (Гексен – югары тыгызлыктагы полиэтиленның премиум маркаларын җитештергәндә кулланыла торган мөһим сомономер). Әлеге продукция «Казаньоргсинтез» һәм «ЗапСибНефтехим», шулай ук компаниянең башка предприятиеләре ихтыяҗларын тәэмин итә.

Казанда «Казаноргсинтез»ның җитештерү мәйданы янында тулы цикллы яңа фәнни-җитештерү кластеры төзелә. Аның составына фәнни-тикшеренү үзәге һәм химия технологияләрен җәелдерү үзәге керә. Бу бер мәйданда продукция эшләүнең тулы чылбырын булдырырга мөмкинлек бирә. Россиядә полимерлар өчен катализаторлар җитештерә торган зур завод төзелә. Ул иң кирәкле синтетик материаллар эшләп чыгаруда технологик бәйсезлекне тәэмин итәчәк. Катализаторлар җитештерү заводының куәтләре бу продукциягә СИБУР компаниясенең барлык предприятиеләренең генә түгел, ә башка төп полимер җитештерүчеләрнең дә ихтыяҗын канәгатьләндерәчәк.

«Сәнәгатьнең киләчәген кешеләрдән башка күз алдына китереп булмый. Шуңа күрә без үзебезнең инженер кадрларны үстерүгә һәм яшь буынны республикада калдыруга аерым игътибар бирәбез. Моның өчен белем алу мөмкинлекләре, социаль мохитнең һәм җәмәгать урыннарының уңайлылыгы мөмкин кадәр югары булырга тиеш», – дип өстәде Руслан Гыйззәтуллин.
Тагын бер мөһим проект – Түбән Камада химия юнәлешендә белем бирә торган заманча мәктәп төзү. Ул төбәктә бушлай белем бирүче иң зур шәхси мәктәп булачак. Түбән Камада нефть химиясе тармагы хезмәткәрләре өчен парк төзелә, шулай ук «Корабельная роща» шифаханәсе яңартыла. Казанда «Ярдәм» паркының өченче чираты төзелеп бетеп килә. Моннан тыш, «Казаноргсинтез» янында экосукмакның өченче өлешен ачарга әзерлиләр.

Фотолар: СИБУРның Казандагы предприятиесе матбугат хезмәте
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз