Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов «Иннопром. Үзәк Азия» күргәзмәсе белән танышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Иннопром. Үзәк Азия» күргәзмәсе белән танышты. Татарстан Республикасы форумда 18 компания урнашкан үз стендын тәкъдим итте. Чарада республиканың 120дән артык эшлекле даирә вәкиле катнаша, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Күргәзмә белән танышканда Россия һәм Үзбәкстан делегацияләре башлыкларына Үзбәкстанда яклар катнашында гамәлгә ашырыла торган проектларны күрсәттеләр. Сүз, аерым алганда, Чирчик һәм Җизактагы сәнәгать мәйданчыклары турында барды.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Форум кысаларында шулай ук Навои шәһәрендәге сәнәгать мәйданчыгында «Арнест Юнигрупп Навои» предприятиесе ачылды. Тантанада видеоэлемтә буенча Россиянең беренче вице-премьеры Денис Мантуров, Үзбәкстан
Премьер-министры урынбасары Жамшид Ходжаев, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм проект җитәкчесе Нормат Турсунов катнашты.
Көнкүреш химиясе һәм косметика җитештерүдә махсуслашкан компания проектны Татарстан Республикасы ярдәме белән гамәлгә ашырды. Предприятие ел саен 85 миллион берәмлек продукция җитештерер дип көтелә.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз