Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Патриарх Кириллны Татарстанның зур дусты дип атады
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кириллны Татарстанның зур дусты дип атады. Ул бүген Казанда узучы «Рухи бердәмлек – тынычлык берлегендә» VI Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелеге форумында шулай дип белдерде.
«Хәерле көн, кадерле дуслар, хөрмәтле владыкалар, Рус православие һәм Рус православие Иске обряд чиркәүләре руханилары. Кадерле кунаклар һәм форумда катнашучылар, сезне Татарстан руханилары һәм православие җәмәгатьчелеге вәкилләренең инде күркәм гадәткә әверелгән форумында сәламләвемә шатмын. Бүген ИТ-паркта очрашуыбыз символик мәгънәгә ия – бу рухи традицияләрнең һәм хәзерге заманның үзара бәйләнешен күрсәтә», – диде Миңнеханов.
Фото: Казан епархиясе матбугат хезмәте
ТР Рәисе сүзләренчә, форумның темасы аеруча актуаль.
«Нәкъ менә Россия халкының бердәмлеге һәм ныклыгы ярдәмендә без теләсә нинди сынауларны бергәләп җиңеп чыгабыз, киләсе буыннарга бәяләп бетергесез тәҗрибә һәм белемнәр тапшырабыз, шулай ук Ватаныбызның алга таба чәчәк атуы хакына җиң сызганып эшлибез. Болар барысы да Россия халыклары бердәмлеге елында аеруча зур әһәмияткә ия», – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук республикада православие храмнарын торгызу буенча башкарылган эшне билгеләп үтте һәм Мәскәү Патриархиясенә уртак эш өчен рәхмәт белдерде.
«Республикабызның зур дусты – Патриарх Кириллга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Ул Татарстанга даими рәвештә килә һәм православие динен тотучыларның тормышында да, конфессияара диалогка багышланган чараларда да актив катнаша», – диде ул.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз