news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов туган телләрне саклауның мөһимлеген искәртте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов туган телләрне саклау һәм киләсе буыннарга җиткерүнең мөһимлеген искәртте. Быел беренче тапкыр билгеләп үтелә торган Россия халыклары телләре көне уңаеннан ул МАКСтагы каналында язма урнаштырган.

Миңнеханов үз язмасын татар шагыйрәсе Энҗе Мөэминованың туган илне һәм туган телне ярату турындагы шигырь юллары белән башлаган:

Дөньяда иң-иң матур ил,

Ул – минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел,

Ул – минем туган телем.

Татарстан Рәисе яңа бәйрәмнең күпмилләтле Россиянең бай мәдәни мирасына багышлануын билгеләп үткән.

«Татарстанда бу күптөрлелектәге бердәмлек аеруча ачык сизелә, республикада 175 милләт вәкиле дус-тату яши. Аларның һәркайсы өчен үз туган телен саклау, аны буыннан-буынга тапшыру мөһим», – дип язган Миңнеханов.

Видео: https://max.ru/rustamminnikhanov

news_right_1
news_right_2
news_bot