Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «Динамо» оешмасын «Татарстан алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләде
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы чарада җәмгыятьне «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләде.
«Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга керткән зур өлеше өчен физкультура-спорт оешмасы – «Татарстан Республикасы «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте» иҗтимагый-дәүләт оешмасы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнде», -дип хәбәр итте чараны алып баручы.
Шуннан соң Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.
«Үзенең йөз еллык тарихында «Динамо» меңләгән талантлы спортчылар һәм остазлар тәрбияләде, Олимпия уеннары һәм дөнья беренчелекләре, континенталь һәм милли турнирлар чемпионнарын һәм призерларын әзерләде; физкультура һәм спортны популярлаштыруга, яшьләрне актив яшәү рәвешенә җәлеп итүгә ярдәм итте һәм батырлык, рухи көч һәм спорт осталыгы символына әверелде», – диде ТР Рәисе үзенең тантаналы чыгышында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз