Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе Анна Громовага «Дуслык» ордены тапшырды
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең Гомуми тарих институты әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, «Елисавета-Сергий мәгърифәтчелек җәмгыяте» фондының күзәтүчеләр советы рәисе Анна Громованы «Дуслык» ордены белән бүләкләде. Аңа әлеге бүләк Татарстан Республикасы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек иткәне һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәне өчен тапшырылды.
«Бу – лаеклы бүләк! Сез республикабызның рухи тормышы өчен күп эшләр башкарасыз һәм без сезнең аерым мөнәсәбәтегезне тоеп торбыз», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.
Анна Громова Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Рөстәм Нургалиевич, без җәмгыятебезнең бөтен эшчәнлеген бөек шәхесләргә, Ватан иминлеге хакына фидакарь хезмәт иткән кешеләргә багышлыйбыз. Бүген биредә үз-үзен аямыйча, бөтен көчен куеп Россиягә хезмәт итүчеләр җыелган, һәм мин моның белән бик тә бәхетле», – дип өстәде ул.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз