news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яшәүче биш яшьлек Егорның теләген үтәде

Фото: t.me/nail_magdeev

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яшәүче биш яшьлек Егорның теләген үтәде. ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында шул хакта хәбәр итте.

«Хыяллар тормышка ашуын дәвам итә! Чаллыдан Теләкләр чыршысында катнашучы биш яшьлек Егорга Рөстәм Миңнехановтан балалар өчен уен кухнясы алды», - дип язган ул.

Фото: t.me/nail_magdeev

ТР Рәисе исеменнән әлеге бүләкне, шулай ук татлы күчтәнәчләрне малайга Чаллы мэры Наил Мәһдиев тапшырды.

Егор - сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән малай, ул әлегә сөйләшә алмый, шуңа күрә Бөтенроссия акциясендә теләкне аның әнисе язган.

«Очрашу җылы һәм ихлас булды: баланың күзләрендәге шатлыкны күрү – иң зур бүләк», - дип язган ул Телеграм-каналында һәм мондый акцияләрдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдергән. «Без бергәләп чып-чын могҗизалар тудырабыз һәм балаларга Яңа ел тылсымы бәхетен бүләк итәбез», – диде Мәһдиев.

Искәртеп үтәбез, республика лидеры быел берничә тапкыр «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты. Күркәм гадәткә кергәнчә, акция Яңа ел алдыннан уза һәм теләгән һәркемгә балачак хыялларын тормышка ашырырга, бәйрәмнәргә җылылык өстәргә мөмкинлек бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot