news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Крутой Казанда «Яңа дулкын» бәйгесен уздыру турында сөйләште

Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Крутой Казанда «Яңа дулкын» бәйгесен уздыру турында сөйләште
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиянең халык артисты, яшь башкаручыларның «Яңа дулкын» («Новая волна») халыкара конкурсына нигез салучы Игорь Крутой белән очрашты. Очрашу республика Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

Чарада шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Быел Казанны кабат бәйгене уздыру мәйданчыгы итеп сайладылар. Фестиваль Татарстан башкаласында икенче ел рәттән узачак. Очрашу барышында яклар чараны әзерләү һәм оештыру турында фикер алышты.

«Яңа дулкын» конкурсы 2002 елдан бирле үткәрелә. Аның бурычы - яшь башкаручыларга ярдәм итү, эстрада музыкасы өлкәсендә халыкара мәдәни алмашуны үстерү, яңа җырлар һәм артистларны халыкка тәкъдим итү. 2014 елга кадәр бәйге - Юрмалада (Латвия), 2015 елдан 2019 елга кадәр – Сочида, ә 2021 һәм 2024 елларда «Сириус» федераль территориясендә узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot