Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Русский стандарт» компаниясенең Тышкы элемтәләр директоры Илгиз Мөхәммәтдинов вафат
«Хушлашу иртәгә 11.00 сәгатьтә „Русский стандарт“ заводы янында булачак», — диде Ренат Вәлиуллин.
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кичә Санкт-Петербургта 62 яшендә «Русский стандарт» компаниясенең Тышкы элемтәләр директоры, меценат, татар активисты Илгиз Мөхәммәтдинов вафат булган.
«Илгиз үз эшенең остасы, ышанычлы, зирәк кеше иде. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Аның белән хушлашу иртәгә 11.00 сәгатьтә „Русский стандарт“ заводы янында булачак», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин.
Вәкил әйтүенчә, Илгиз Мөхәммәтдинов татар кешеләренә дә ярдәм итеп торган. «Аның белән төрле проектларда катнашырга туры килде. Юмор хисе бай иде, иҗади кеше булды. Һәрчак ярдәм итәргә әзер иде. Үзе Татарстаннан булгангамы, җирле татарларга концертлар һәм төрле чаралар уздырырга булышты. Бик кызганыч», — диде ул.
Илгиз Мөхәммәтдинов 1960 елның 4 октябрендә Татарстанның Минзәлә шәһәрендә туа. Россиянең Транспорт университетын тәмамлый. Карьерасы «Русский стандарт» компаниясе белән бәйле. Ул компаниядә 28 ел дәвамында хезмәт куя. 1994 елда генераль директорның урынбасары булып эшли башлый. 2006 елда аның тырышлыгы белән «Русский стандарт» аракы заводы ачыла. Соңыннан ул компаниянең Тышкы элемтәләр директоры вазифасына билгеләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз