news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Russia Today телеканалы татарлар көнкүреше турында сюжет төшергән

Аш-су турында тапшыру алып баручылар татар халык көнкүреше белән таныштылар.

(Казан, 18 май, “Татар-информ”). Russia Today татарлар көнкүреше турында сюжет төшергән. Россия белән чит ил алып баручысы гөбәдия әзерләгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Russia Today телеканалында Taste of Russia тапшыруы чыкты. Аш-су турында тапшыру алып баручылар Оскар Кучера белән Глен Куцовский татар халык көнкүреше белән таныштылар.

Бу юлы алар Татарстанның шеф-пешекчесе янында булганнар һәм бәйрәмнәрдә татарларның иң яраткан бәлеше - гөбәдия әзерләгәннәр.

Казанда Оскар белән Глен гөбәдия белән чәй эчкәч, Петр һәм Павел соборы белән Игенчеләрен сараен карарга юнәлделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot