news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

RUSSIA HALAL EXPO экспонентлары санын ике тапкыр арттыру күздә тотыла

Күргәзмәдә мәйдан өчен 8,5 мең сум гына түләргә кирәк. Мәйданчыклар тулысынча җиһазландырылган.

RUSSIA HALAL EXPO экспонентлары санын ике тапкыр арттыру күздә тотыла
Ильнар Тухбатов

(Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсен оештыру һәм үткәрүгә багышланган матбугат очрашуы "Татар-информ" агентлыгында узды. Очрашуда RUSSIA HALAL EXPO экспонентлары санын ике тапкыр арттыру күздә тотылуы билгеле булды.  Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Журналистларны Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Инсаф Галиев сәламләде. "Ул алда торган Х KazanSummit үзенең эчтәлеген һәм географиясен киңәйтүе турында хәбәр итте. Узган елны форумда 2,5 мең делегат катнашкан булса, быел 3,5 катнашучының килүе көтелә. Яңалыклардан – саммитның темасы – ул "Халяль lifestyle" дип аталачак. Барлык тематик секцияләр әлеге тема белән бәйле булачак һәм төп сораулар белән беррәттән форумга бизнеста хатын-кыз, хәйриячелек мәсьәләләре, блокчейн үсеше проблемаларына багышланган секцияләр өстәләчәк", - дип җиткерә Диния нәзарәте хәбәре.

Очрашуда алга таба Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты рәисе Марат Низамов чыгыш ясады. Ул билгеләгәнчә, бүгенге көндә бөтендөньяда хәләл-индустриянең күләме АКШ доллары белән ике триллион долларны тәшкил итә. Аның күпчелеген сәүдә һәм финанс секторы тәшкил итә. Күргәзмәгә бәйле рәвештә ул быел RUSSIA HALAL EXPOда сәүдә, финанс, мәгариф, медицина, туризм секторлары, шулай ук кием-салым һәм бизәнү әйберләре секцияләре эшләячәге турында әйтте, дип язылган әлеге хәбәрдә.

Моннан тыш, әгәр узган елны, беренче күргәзмәдә 56 экспонент катнашкан булса, быел аларның санын йөзгә кадәр җиткерү күздә тотыла.

Инсаф Галиев өстәп әйткәнчә, бүгенге көндә күргәзмә өчен өч максатчан төркем бар: товар җитештерүчеләр һәм хезмәт күрсәтүчеләр шәхсән үзләре, Россиянең хәләл базары кызыклы булган чит ил инвесторлары, шулай ук гап-гади кулланучылар. Ул экспонентлар өчен, башка билгеле экспозицияләрдән аермалы буларак, күргәзмәдә катнашу өчен теркәлү взносы таләп ителмәве турында әйтте, дип җиткерә Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Күргәзмәдә мәйдан өчен 8,5 мең сум гына түләргә кирәк. Мәйданчыклар тулысынча җиһазландырылган.

"RUSSIA HALAL EXPO – федераль масштабтагы беренче күргәзмә, – дип билгеләде Марат Низамов һәм экспонентлар арасында Россиянең ерак төбәкләреннән, мисал өчен, Ямал-Ненец автономияле округы кебек җирләрдән дә катнашучылар буласын санап узды. Моннан тыш, аның сүзләренчә, Россиянең хәләл сәүдә продукциясенә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Кытай кебек илләр дә үз кызыксынуларын белдерәләр. Россиялеләр шулай ук актив рәвештә текстиль һәм косметик продукцияне, хөрмә һәм төрле майларны сатып алалар", диелә Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot