news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Руслан Шиһабетдинов: «Балаларыбыз имин илдә яшәсен!» – дип тавыш бирдем

Руслан Шиһабетдинов: «Балаларыбыз имин илдә яшәсен!» – дип тавыш бирдем
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов гаиләсе белән Казанның Карл Маркс урамындагы 42 нче сайлау участогында тавыш бирде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мөһим вакыйга – Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау башланды. Тавыш бирергә хатыным белән килдем. Россиядә 2026 ел – Халыклар бердәмлеге елы. Татарстанда бик күп милләтләр яши, алга таба да шулай дус-тату яшәүне телибез, якты киләчәккә ышанабыз. Минем улым нинди илдә яшәр, нинди балалар бакчасына һәм мәктәпкә йөрер? Илебез имин булсын! Яшьләр командасы белән без әнә шундый теләкләрдә тавыш бирергә килдек» , – диде Руслан Шиһабетдинов.

42 нче сайлау участогы комиссиясе рәисе Элеонора Зәйнетдинова әйтүенә караганда, бу участокта тавыш бирү актив төстә бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot