news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Руслан Шиһабетдинов «Казаноргсинтез»ның директорлар советы рәисе итеп сайланды

Предприятие акционерларының еллык гомуми җыелышында аның кандидатурасын бертавыштан хупладылар.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Руслан Шиһабетдинов «Казаноргсинтез» ГАҖ директорлар советының яңа рәисе итеп билгеләнде.

Компаниянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, предприятие акционерларының еллык гомуми җыелышында аның кандидатурасын бертавыштан хупладылар. Шушы көннәрдә, 26 апрельдә, Руслан Шиһабетдиновны сайлаганнан соң директорлар советының беренче утырышы булды.

«„ТАИФ“ АҖ генераль директоры Руслан Шиһабетдинов бертавыштан „Казаноргсинтез“ ГАҖ директорлар советы рәисе итеп сайланды. Директорлар советы даими эшли торган комитетларның яңа составларын билгеләде, шулай ук башкарма дирекцияне сайлады», - диелә хәбәрдә.

«Казаноргсинтез» ГАҖ башкарма дирекциясенең элеккеге составы үзгәрешсез калды. Советның яңа составыннан тыш, утырышта «ТАИФ» АҖ директорлар советы рәисе Альберт Шиһабетдинов, шулай ук «Казаноргсинтез» ГАҖ директорлар советының элеккеге составына керүчеләр дә катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100